“Свияга“ берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсендә яшь көчләр урып-җыю эшләрендә зур өлеш кертә. Булат Габитов, Ленар Хәмидуллин, Раил Гашыйгуллинның күрсәткечләре дә югары. Алар кыр премияләренә дә лаек булдылар һәм район башлыгы кулыннан акчалата бүләк алдылар.