Апаста буш фермалар булмасын

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

-“Зөя” агрофирмасының Балтай бүлекчәсе фермаларында бүген 2500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ел да көтүгә 1 йөздән артык тана өстәлә. Интенсив ашату-тәрбия булгач, симертүдәге терлекләр дә тиз өлгерә,-ди агрофирманың тәҗрибәле белгече, зоотехник Илсур Хәсәнов.

-Урта Балтай өстендәге тауда 40 ел элек төзелгән сөтчелек комплексы биналары бик искерү сәбәпле, агрофирма үз эчке резервлары хисабына биредә капиталь ремонт эшләрен башлап җибәрде. Куелган максатның 40 проценты инде башкарылды. Реконструкциядән соң комплекста терлекләр һәм терлекчеләр өчен дә шартлар сизелерлек яхшырачак. Югары Балтайга олы юлдан таш җәелү инде бүгеннән үзен бик яхшы аклый. Ферма эче юллары да шулай яхшыртылачак,-ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Балтай бүлекчәсенең Кече Бакырчы авыл фермасы мөдире, бер үк вакытта авыл бригадиры Айдар Сибгатуллин терлекчеләр Гөлфания Сәлахова, Гөлнара Гәрәева һәм башка хезмәттәшләре тырышлыгына бик югары бәя куя:

-Фермабызда 3-6 айлык бозаулар тупланган. Таналарны аерым тәрбиядә тотабыз. Өлгергәч, аны агрофирманың башка бүлекләренә озатабыз. Кечкенә генә фермабызда бүген 400 баш терлек бар. Көрелекләре, сәламәтлекләре-боларның барысы да белгечләрнең көндәлек күзәтүе астында тора,- ди авыл бригадиры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International