Авыл хуҗалыгында исәпкә алулар уңаеннан, “Авылда тәртип – илдә муллык“ балалар рәсемнәре бәйгесе узды. Бакырчы мәктәбе укучысы Зилә Төхвәтуллина, Апас урта мәктәбе укучысы Аделина Латыйпова әлеге бәйгедә җиңү яулады. Аларга Республиканың Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исеменнән Диплом, истәлекле бүләкләр тапшырылды.