Апас чәчәкләренә аерым су челтәре

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

-Чәчәк-куаклар, агачларга суны ешрак сипкән саен алар купшырак була,-ди Апас штп башкарма комитеты башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов.-Бүген Апас урамнарында, Үзәк паркта меңләгән төрле чәчәк тирә-юньгә ямь биреп тора. Үзәк мәйдандагы чәчәк клумбаларын күбрәк район хакимияте коллективы, китапханәчеләр һәм бакчачы Рәис тәрбияли. Эшне җиңеләйтү максатыннан үзәк китапханә янәшәсендәге 50 тонналык су сыешлыгы өчен аерым мини-артезиан коесы казу башланды. Икенче шундый мини-скважина үзәк паркта казытылачак һәм аерым сыешлык кую күздә тотыла. Бу Апас коммуналь хуҗалык балансындагы урам су челтәренә, авыл җирлеге бюджетына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International