Әзерләнә торыгыз

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Свияжский бистәсендәге элеккеге киндер заводының 1000 квадрат метрлы төп корпусының һәр карышына хуҗа табылды. Әлегәчә буш торган мәйданнарга исеме билгеле сәүдә челтәрләре кибетләре урнашып, бу ай ахырына аларның берсен ачу вакыйгасы көтелә. Төп бина каршысы төзекләндерелә һәм арткы өлеше дә тәртипкә китерелә. Элек бу биналар комплексы тирә-юньне шыксызлап, тәртипсез яшьләрнең яшерен күңел ачу урынына әверелә баруы билгеле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International