Апас районы мәктәпләре тормышта кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Мәктәп укучыны вакыт таләпләренә җавап бирердәй белем нигезләре һәм киләчәктә үзе яраткан, үзе булдыра ала торган һөнәр алу өчен дә хәзерләргә тиеш. Хезмәт кешесе тәрбияләү теләсә нинди социаль-экономик шартларда да фундаменталь бурыч булып калачак. Бу бурычны тормышка ашыру өчен Борнаш урта мәктәбендә барлык шартлар да булдырылган. Ир бала укучылар заманча җиһазландырылган остаханәдә шөгылләнә, ә кызлар йорт эшлэре кабинетында хезмәт тәрбиясе ала. Технология укытучылары Сөләйманов Илфат Гази улы егетләрне агачтан төрле эшләнмәләр ясау серләренә төшендерсә, Гиниятуллина Нурия Әнвәр кызы кызларны кул эшлэренэ өйрәтә.

Соңгы елларда мәктәп укучылары технология буенча олимпиадаларда, бәйгеләрдә теләп катнашалар. Ике ел рәттән укучыларыбыз республикакүләм “Мин – оста” конкурсында призлы урыннар яулады. Сөләйманов Ильфатның укучысы технология буенча олимпиаданың район турында җиңү яулады һәм республикада район данын яклады.

Технология кабинетында чыгарылыш класс укучыларының истәлеккә кул эшләре калдыруы традициягә керде. Бу гамәл кечкенәләр өчен мавыктыргыч булса, чыгарылыш укучылары өчен горурлык хисе тәрбияли.

Укучыларның технология дәресләрендә алган һөнәрләре тормышта булышыр дигән ышаныч бар. Чөнки егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз бит. Аеруча хәзерге заманда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International