Апаста фонтаннар саны егермегә җитеп килә

2016 елның 19 августы, җомга

Каратун, Свияжский бистәсендәге фонтаннар узган ел ук файдалануга тапшырылган иде. Район үзәгендәге фонтаннар саны унбишкә җитеп килә. Төзүчеләр әле кичә генә Татарстан Президенты программасы буенча капиталь ремонтланучы “Салават күпере” балалар бакчасы каршына аның унөченечесен монтажлауны төгәлләделәр. Яшьләр микрорайонындагы үзенчәлекле фонтан да бик матур, аның тирә-юнен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Үзәк парктагы урынын алыштырган фонтан Әнәле чишмәсенә яңа ямь өстиячәк. Бүген үзәк Ленин урамында бер юлы ике фонтанга өчкә биш метрлы нигез салынды. Тирә-юненә шулай ук брусчатка түшәлеп, утырып ял итү өчен матур, нык урындыклар, заманча яктыртычлар куелачак. Матурлыкка соклана һәм үзебез булдырганны саклый белик, хөрмәтле апаслылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International