Апаста игенчеләрне зурлыйлар

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Быел «Урак-2016» район штабы вәкилләре, район башлыгы игенчеләр янына басуга  килеп, шартларда каралган күләмдә ашлык суктыручы 31 комбайнчыга кыр премияләре тапшырды. Быелгы сезонда суктырылган беренче күләм өчен ул 2 мең сум, икенче 1000 тонна өчен 5 мең сум, 3000 тонна ашлык суктыруга ирешкән экипажга 10 мең сум күләмендә иде. Районда 5 мең сумлык икенче кыр премиясен унга якын экипаж алды. 30000 центнер ашлык суктыручы экипаж әлегә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International