30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» XXXI Республика халык иҗаты бәйрәме узды. Традиция буенча бәйрәм Г. Камал театры каршындагы мәйданда узды. Биредә район мәдәният йорты каршында оешкан, Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Садә“ ансамбле дә уңышлы чыгыш ясады. Алар Дипломга лаек булды.