Апаста “Әти-әниләрегезне саклагыз!“ акциясе 3 сентябрьдә уза

2016 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Пенсия фонды идарәсе инициативасы белән “Әти-әниләрегезне саклагыз!“ акциясе башланып китте. Аның чираттагы чарасы 3 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак.

Акция гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга, ата-аналар һәм балаларның аралашуына, истәлекләр, хатирәләр барлауга юнәлтелгән. Кунакларны күңелле уеннар, кызыклы чаралар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International