3 сентябрь көнне район үзәгендә Беслан мәктәбендә һәлак булучыларны искә алуга багышланган чара узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина үз чыгышында илгә-көнгә иминлек теләде. Район имамы Мирхәт хәзрәт сүзләре дә бик үтемле булды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моңсу җыр-шигырьләре белән һәркемнең күңеленә үтеп керделәр. Апас мәктәбе укучылары тынычлык символы булган ак кәгазьдән ясалган торналар тараттылар.
Террорчылар кулыннан һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.