3 сентябрь көнне район мәдәният йорты каршында пенсия фонды профсоюзларының “Әти-Әниләрне саклагыз“ дип исемләнгән республикакүләм акция узды. Акция - гаиләләрдә өлкәннәр белән балаларның мөнәсәбәтен тагын да ныгыту, балаларның бер-берсе белән дустанә аралашуын арттыру максатыннан оештырыла, - диде район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.
Акция барышында балалар өчен төрле уеннар тәкъдим ителде, соңыннан һәркайсы бүләкләр дә алды.