Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары 5 сентябрьдә Чирмешән, Бакырчы, Балтай, 6 сентябрьдә Тутай, Кызыл Тау, Коштавылы, Дәвеш авыл җирлекләрендә дәвам итте. Биредә җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.