Анда һәр шимбәдә массалы шуу оештырыла. Тренажер залларында да шөгыльләнеп була. Тренажер залы дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә ир-атлар өчен, сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә хатын-кызлар өчен эшли. Төштән соң рәхим итегез! Шөгыльләнгәннән соң душта юынып чыгу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук бозны арендага алып була. Белешмәләр өчен телефон – 22-6-25.