Бер җылы сүз җитә кешегә

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

-Районда терлекчелек тармагы күтәрелештә-ди Акхуҗаның хөрмәтле кешесе, 45 елдан артык гомерен шушы хезмәткә багышлаган Рәшит Госманов. -Районда юктан бар итеп ике авылда модульле ветеринария пункты калкып чыкты. Район үзәгендәге хәзерге ветеринария идарәсендәге эш шартлары без яшь чакта төшләргә дә керми иде. Мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм, үзем сайлаган һөнәремә тугрылыклы булдым, бик чакырсалар да туган авылымны, Апасымны ташлап, читтә бәхет эзләмәдем. “Читтә солтан булуга караганда үз кендек каны тамган җиреңдә олтанлы кеше бәхетлерәк”. дия иде минем мәрхүм әти, моны бик иртә аңладым.  Армиягә киткәнче үк үз хәләл көчем белән яңа йорт торгыздым. Армия хезмәтем дә авыл тормышы беләни бәйле булды-ике ел рәттән чирәм җирләрне күтәрү бөтенсоюз компаниясендә катнашып, авылга шактый мая туплап кайттым. Техникукумда мал табибына укыдым. Партия кая кушса шунда батырып эшләдем. Хезмәттәшләремә рәхмәт, белмәгәнемне алар, тормыш үзе “кыйнап” өйрәтте. Татарстан Баш ветеринария идарәсенең “Алтын китабы”нда хезмәт юлым бик ачык күренә. Улым Радикның минем эздән китүе белән дә бик горурланам.

Район башлыгы, Татарстан Авыл хуҗалыгы министры исеменнән аны чираттагы гаилә бәйрәме белән котлап Рәхмәт Хаты, бүләкләр тапшырган район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин районда шундый хезмәт династияләренең, әтиләре эшен балалары дәвам итү үрнәкләре артуын белдерде. Быел, мәсәлән, район ветеринария берләшмәсе коллективына ике яшь белгеч өстәлде. Болынбалыкчыдан Динә Чемякова, Табар Черкененнән Алексей Волков хәзерге тәртип буенча дәүләт ярдәме алачак. Ә ул аз түгел, яшь белгечкә авылда өзлексез 3 ел эшләү шарты белән 100 мең сум ярдәм акчасы бирелә. Моннан тыш, беренче эш елында айлык хезмәт хакларына 5әр  мең сум акча өстәп түләнә.

-Бүген агрофирма бүлекчәләредә соңгы ике-өч елда югары белем алып районга эшкә кайткан дипломлы унлап яшь белгеч эшли. Егетләрнең берничәсе өйләнеп, кызлар кияүгә чыгып гаилә корырга да өлгерде, моңа без бик шат. Апастан Илназ Заһидуллин, Рафис Зәйнуллин, Булат Габитов, Илдар Салаватов,  Каратуннан Гөлназ Галиуллина, Йомралыдан Ринат Гарифуллин, Рамазан Гашыйгуллин, Сатмыштан Илфир Сәлахов, Балтайдан Алинә Яльчибаева, Свияжский бистәсеннән Лилия Ризина,   Казан кызы Алинә Рәшитова әти-әниләрен сөендереп төрле тармакларда тырышып хезмәт итәләр. Гаилә хезмәт династияләре ышанычлы кулларда!-ди, агрофирманың кадрлар бүлеге җитәкчесе Наилә Галимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International