Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык буенча административ комиссиянең (рәисе Шамил Гаффаров, секретаре Ләйлә Сираҗева) чираттагы утырышы булды. Биредә Күккүз, Балтай авыл җирлекләреннән йорт тирәләрен шапшак тоткан һәм терлекләрен караучысыз агрофирма кырларында йөрткән берничә райондаш чакырылган иде. Алар белән аңлату эшләре алып барылды, үз гаепләрен таныдылар.