Заготзерно бистәсенең “Нәҗиб“ мәчетендә зурлап Корбан ашы үткәрелде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм бистәдә яшәүчеләр ярдәме белән мул итеп табын әзерләнде, корбан ите пешерелде.
Мәҗлестә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Мирхәт хәзрәт, Гыйльфан хәзрәт катнашып изге теләкләрен җиткерделәр, иганәчеләргә-оештыручыларга, хәзерләүчеләргә рәхмәтләрен ирештерделәр.