“ТАТМЕДИА“ның өч бүләге Апаска кайтты

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

“Татмедиа“ тарафыннан оештырылган вакытлы матбугатка язылучылар арасындагы бәйге тәмамланды. Бу юлы телевизор, Кукмара савыт-сабалары, цифрлы фотоаппарат уйнатылды. Бүләкләр үз ияләрен тапты. Җиңүчеләр арасында өч райондашыбыз да бар.

Райондашыбыз, Шыгай башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлнур Әхмәтова фотоаппарат, Азбаба мәктәбе укытучысы Илшат Вәлиуллин Кукмара табалары отты. Апастан Гүзәл Дәүләтшина иң зур суммага язылып, инде икенче тапкыр рәттән кызыксындыру бүләген алды.

Газета укучыларыбыз шатлыгы безнең өчен дә зур сөенеч. Әлеге бүләкләрне аларга шушы бәйрәм көнебездә “Йолдыз“ газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева тапшырды. Ул бәйгеләрнең тагын да дәвамлы булачагын, катнашкан кешенең беркайчан да оттырмаячагын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International