Карамасар авылыннан Мансура әбигә 90 яшь

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Карамасар авылында гомер кичерүче Мансура әби Миңнуллина олуг юбилеен билгеләп үтте. Тормыш иптәше, әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган Гыйлаҗ бабай белән тигезлектә бәхетле картлык кичерә алар. Бүген биш балалары, 11 оныклары, 7 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Мансура әбине юбилее белән тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев, берләшмә җитәкчесе Илнар Хәсәнов та изге теләкләре белән күчтәнәчләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International