Авылдашларына мөрәҗәгать итеп, районның тәүге мөхтәсибе булып эшләгән Азат хәзрәт аларны күркәм бәйрәм белән котлады. Аның шәкертләре Шәһит, Рәшит һәм Гыйльфан хәзрәтләр мәхәллә халкына матур теләкләрен җиткерделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Каратун авыл җирлеге башлыгы һәм башкалар бу саваплы табынны оештыручыларга зур рәхмәтләрен ирештереп, исәнлек-саулык, имин тормышлар теләделәр.