Апаста мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре киңәште

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында районның мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләренең киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш башланганчы район мәгариф бүлеге начальнигы Лилия Сәгъдиева сентябрь аенда туган көннәрен билгеләп үткән хезмәткәрләрне тәбрикләп, уңышлар теләде.

Утырыш-киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, санэпидемстанция, үзәк хастаханә белгечләре катнашты һәм чыгыш ясадылар. Балалар бакчаларындагы кайбер җитешсез яклар күрсәтелде. Соңыннан берничә мәктәп директоры һәм бакча мөдире үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International