Районда өлкәннәр ункөнлегендә “Кайнар элемтә“ телефоны эшли, шуннан үзебезнең гозерләребезне җиткерә ала идек. Быел ул бармы, кемнәр белән сөйләшеп булыр икән?
Сорауга социаль яклау идарәсе белгече Андрей Клементьев җавап бирә:
– 3-8 октябрьдә, ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр төрле тармак җитәкчеләре өлкәннәребез белән иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр элемтәдә булачак. МПП ЖКХ начальнигы Айдар Мөхәммәтшин (тел. 21-2-62; 22-1-14); район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Заһидуллин (тел.21-3-54; 21-6-55); район үзәк хастаханәсе баш табибы Линар Әхмәтянов (тел. 21-2-71); пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов (тел. 21-1-71); социаль яклау бүлеге белгечләре Елена Закирова (21-2-88), Алия Гарифуллина (21-0-98); район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов (тел.21-4-51); соцстрахование фонды белгече Рамил Шакиров (тел.22-3-74); мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Салахетдинов (тел.21-6-74, 21-2-55).