Апас ветераннар Советы күчмә киңәшмә үткәрде

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Апас ветераннар Советы Президиумы составына сайланган 10 кешебез һәрчак актив, идеяләребез дә бик күп безнең,-ди аның җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова. Зур Күкүз җирле үзидарә, авыл ветераннар Советы, агрофирма бүлекчәсе җитәкчелеге чакыруы буенча быел Президиумның өченче киңәйтелгән утырышын шушы авыл җирлеге территориясендә үткәрдек. Бик файдалы һәм нәтиҗәле булды безнең бу очрашып сөйләшүебез.

Авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова үз чыгышында авылда савалы эшләр башкаруда бик актив авылдаш иганәчеләренә, коллективка рәхмәт белдерде, авыллар тормышы хакында нотык тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина утырышты катнашучыларның күпсанлы сорауларына тулы җаваплар бирде, район яңалыклары белән таныштырды. Зур Күккүз авыл җирлеге ветераннар Советы җитәкчесе Радик Сабировка Мактау Хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International