– Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан барлык мәктәпләрдә дә 5 сыйныф укучыларының (математика, рус теле, уку осталыгы, анкета) белем алу сыйфатын тикшерү буенча чара игълан ителде. Бу чара 28 сентябрьдә башланып 6 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, – дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Рамилә Шәвәлиева.