Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров сүзләренчә, клуб бинасы 1953 елда төзелгән. Ул үз эченә медпунктны һәм полициянең терәк пунктын алган. Бик тиздән иске бинаны яңасы алмаштырачак. Ул республикакүләм программа нигезендә төзеләчәк һәм 50 урынга исәпләнәчәк. Төзелеш башланасы урында район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге махсус комиссия булды. Район башлыгы төзелешкә үз фатихасын бирде һәм иске бинаны сүтү эшләрен тиз арада башлап җибәрү бурычын куйды.