Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт 29 сентябрьдә укытучылар һәм өлкән сыйныф укучылары чакыруы буенча Апас мәктәбендә очрашуда катнашты. Диннәр, халыклар дуслыгы, экстремизм, терроризм хакында бик үтемле итеп чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, балалар белән мондый очрашулар бик кирәк һәм алар даими һәм дәвамлы булачак.