Татар Пучинкәсендә яшәүче Рәхилә әби Вәлиева 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Аңа ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы, авыл җирлеге башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде. Рәхилә әби бүген 4 баласы, 5 онык, 3 оныкчыгы белән горурланып, кадер-хасияттә гомер итә.