Район мәктәпләренең “Патриот” клубларын Апаска чакырдылар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә бик ошатып, аның күчермәсен башка районнарда да күрергә мөмкин булган Батырлар Мемориал комплексында 30 сентябрьдә отрядларның район смотр-конкурсы, үз Геройларыбызга багышланган хәрби-патриотик тәрбия дәресләре узды.
-Бу бик дәвамлы һәм үтемле чара. Яшьләребез үткәнебезне белеп һәм күреп, батырларыбызны барлап һәм бәяләп үсәргә тиеш,-диде бу уңайдан район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.
Россия Президенты Указы нигезендә 1 октябрьдән чираттагы хәрби чакырылыш игълан ителде. Көзге чакырылышта районнан 25 егет 1 еллык хәрби хезмәткә китәчәк. Аларның яртысына якыны югары һәм махсус урта белемле. Бу көннәрдә булачак ил сакчылары хәрби комиссариатка медицина тикшеренү комиссиясенә чакырылдылар.