Районда Өлкәннәр ункөнлелеге төрле ял чаралары, кадер-хөрмәтле табыннар, бүләкләр белән бергә үрелеп бара. 3 октябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсе һәм тамаша залы алар карамагында иде. Район башлыгының исемле бүләкләре-тальянчылар дуэты, сәнгать мәктәбе инструменталь ансамбле, Татарстан “Нечкәбил-2016” конкурсының финал өлешенә үткән сәхнәләштерелгән күренеш, “Сәләт” балалар иҗаты Үзәге бию ансамбле, “Садә”фольклор коллективы, Апас үзешчәннәре, сәхнә ветераннары әзерләгән концертны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да тамаша кылды. Җитәкчеләр үз чыгышларында барлык өлкән яшьтәге апаслыларны ихластан, шигъри юллар белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр.
Тамашачыларның иң көчле алкышларына хезмәт һәм сәхнә ветераны, 70 яшьлек Халидә Хантимерова яшьләрдән дә уздырып башкарган үзбәк халык биюе булды. Афәрин, Халидә апа!