Апас үзәк хастаханәсендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Апас үзәк хастаханәсе коллективы биредә дистә еллар дәвамында хезмәт итеп лаеклы ялда булган ветераннары белән даими элемтәдә. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан алар кабат бәйрәм табынына чакырылдылар. Һәр бүлек коллективы үз пенсионерлары белән очрашып, рәхәтләнеп аралаштылар, хатирәләр уртаклаштылар. Вакытлыча баш табиб вазифаларын башкаручы  Рөстәм Гайнуллин һәр бүлектә булып өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, озын гомер теләде.

– Безнең барлыгы 70тән артык ветераныбыз бар. Бу ункөнлек уңаеннан аларны ике көн кунак итәчәкбез. Мондый аралашулар – буыннар очрашуы ике як өчен дә файдалы. Алар безнең горурлыгыбыз, исән-сау гына булсыннар, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International