Россиянең 200 һәм 2000 сумлык акчаларына төрле шәһәр символлары кую өчен тавыш бирү дәвам итә. “Яшәгән урыныңа агач утырт“ акциясендә катнашучылар да тавыш бирүләргә кушылды.

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Апас үзәк хастаханәсе коллективы икенче көн рәттән өлкәннәрне мул сыйлы табыннар артына җыйды. Икенче көнне поликлиника һәм бухгалтериядә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар ял итте. Аларны муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, вакытлыча баш табиб вазифаларын башкаручы Рөстәм Гайнуллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр. Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән бик канәгать калып, хезмәттәшләренең эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International