Апаста Укытучылар хөрмәтенә концерт булды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Укытучылар бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында зур концерт булды. Аның тантаналы өлешендә бер төркем укытучылар, бакча хезмәткәрләре бүләкләнде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев бәйрәм белән тәбрикләп иң изге теләкләрен юлладылар. Концертта һәр фән укытучысы, ветераннар хөрмәтенә җырлар яңгырады. Укытучылар үзләре дә сәхнә күрке булып моңлы җырларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International