Апаста волонтерлар өлкәннәр белән очраша

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Апас ветераннар Советы социаль яклау идарәсе һәм волонтерлар белән берлектә өлкәннәрнең өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белештеләр, йорт, бакча эшләрендә булыштылар. 
– Өлкәннәргә күп кирәкми. Алар өчен бер җылы сүз, аралашу да җан азыгы булып тора. Яшь буын өйләренә килгәч, тагын да сөенәләр, тормыш һәм хезмәт юллары белән таныштыралар. Яшьләр өчен гап-гади булып тоелган эшкә дә, олыгайгач хәл җитмәскә мөмкин. Менә шуңа күрә дә Тимурчылар, волонтерлар эше бик мөһим, – ди Апас бистәсенең ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International