Район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышын Иске Йомралы авылының өлкәннәре дә, яшьләре дә бик яратып кабул иттеләр. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашып, район башлыгы исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде.