Апаста ярминкә узды

2016 елның 7 октябре, җомга

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район үзәгендә авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе узды. Иртәдән үк халык үзенә кирәкле товарны сатып алырга ашыкты. Хәзинәдә бары да бар иде: икмәге, бәрәңгесе, ите, балы, мае һәм башкалар, һәм башкалар. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары алып килгән товарны мактый-мактый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International