Чирмешән үзешчәннәре шәһәрнекеләрне дә уздыра

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 4 октябрьдә Чирмешән авыл Мәдәният йортында авыл үзешчәннәре һәм авыл җирлеге көче белән әзерләнгән “Әле сезгә тиеш бик күп назлар” исемле бик матур чәй табынлы кичә булып узды. Кичәгә килүчеләр Мәдәният йорты коллективы, Багыш авыл клубы хезмәткәрләре, чордашлары чыгышларын бик яратып тыңладылар, үзләре дә аларга кушылып җырлап күңел ачтылар.

Әле яңа гына Чирмешән авыл җирлеге башлыгы вазифасына билгеләнгән Айрат Зиннәтуллин мондый очрашуның бик файдалы һәм кирәкле булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International