Апас эшмәкәрләре һәм балалар мәрхәмәтле эш башкарды

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Апас “Сәләт” балалар иҗат Үзәгендә шөгыльләнүче балалар узган шимбәдә район үзәгендәге кибетләрдә булып, кибетчеләр, эшмәкәрләрне Өлкәннәр декадасында хәйрия акциясендә катнашырга өндәделәр. Балалар мөрәҗәгатенә кибет тотучы Фәнис белән Мәдинә  Гатиятуллиннар һәм Лилия Зәйнуллина гына кушылырга теләк белдерде, башка эшмәкәрләр “мин инде сәдакасын бирдем...” дию белән чикләнде. Әмма балалар күңелләрен төшермәделәр, киң күңелле хәйриячеләр биргән тәм-томнарны 5 пакетка салдылар да җитәкчеләре Гөлназ Хантимирова белән бергә Салават Кәримов урамында яшәүче ярдәмчесез өлкәннәргә аларны таратып чыктылар.

Бу акциядә катнашучы волонтерлар Азат Насыйбуллин, Гүзәл Сәлахова, Гөлназ Гатауллина, Адилә Шакирова, Альбина Әхмәдуллина, Гөлназ Идиятуллина, Камилла Фәйзуллина, Диана Салавиева аларга булышкан эшмәкәрләргә зур рәхмәтле.

-Өлкән яшьтәге абый-апалар бүләкләргә бик шатланды, үзебезгә дә бик гыйбрәтле һәм күңелле булды,-Азат Насыйбуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International