ЗАГС бинасына да үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне, авыл җирлекләре сәркатипләрен чакырып кунак иттеләр. Мул сыйлы табыннар артында кадер-хөрмәт күреп, күңелләре булып таралды өлкән хезмәттәшләр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина һәрберсенең хәлен сорашты, кирәк чакта ярдәм итәргә әзер торуларын әйтте.