Апаста хат ташучылар белән очрашу бара

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Газета-журналларга ташламалы язылу чоры уңаеннан, Апас һәм Иске Әнәле җирлегендә эшләүче хат ташучылар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм “Йолдыз“ газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева очрашты. Барлык мәсьәләләр дә уртага салып сөйләшенде. Шушы ункөнлектә мөмкин кадәр күбрәк газета-журналларга яздырту бурычы куелды. Очрашулар һәрбер авыл җирлегендә дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International