Апас-Тәтеш юл киселешендә яңа автобус тукталышы булачак

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

-Казан-Ульяновск федераль автотрассасының Әнәле чатында зур төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. Аның Тәтешкә китә торган бер чакрымлык өлешен җиргә кадәр сүтеп, яңабаштан киңәйтеп салдык. Ике урынга бик ышанычлы су агу корылмалары куелды. Барлык эшләр төгәлләнгәч, Дүртиле ягына борылган җирендә яңа юлга бик матур автобуслар тукталышы урнаштырылачак,-ди Апас районара юл төзелеше оешмасы баш инженеры Илдар Хәйбуллин. –Эшче кабул итү комиссиясе юл мастеры Михаил Иванов бригадасы эшен югары сыйфатлы дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International