Тарихта 45 еллык эзе булган Апас халык театры Туфан Миңнуллинның “Нәзер“ әсәрен сәхнәләштереп тамашачы хозурына тәкъдим иткән иде инде. 1 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә алар әлеге трагикомедияне кабат Апас мәдәният йорты сәхнәсендә куялар. 8 ноябрьдә исә әлеге спектакльне Казан тамашачысы карый алачак.