Апас һөнәр училищесында семинар үтте

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Апас һөнәр училищесында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашында семинар үтте. Ул укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү темасын үз эченә алган иде. Семинарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина алып барды. Шулай ук “Йолдыз“ газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева газетага язылу чоры, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева “Созвездие-Йолдызлык“ фестиваленә старт бирелү хакында сөйләп үтте. Республикада уңышлы чыгыш ясап кайткан Гөлчәчәк Мәүлетова җитәкчелегендәге Каратун мәктәбе укучылары үз сәләтләрен күрсәттеләр. Аграр көллият укучылары чыгышы да һәркемгә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International