Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында сентябрь һәм октябрь айларында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Биредә аларның әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Егет-кызларга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин иң изге теләкләрен җиткерделәр. Районның иң танылган җырчылары Резедә Мостафина һәм Айрат Айтуганов чыгышлары да һәркемнең күңеленә барып җитте. Район хакимияте һәм Апас туган якны өйрәнү музее коллективы оештырган кичәдән канәгать булып таралдылар.