Апаста репрессия корбаннары искә алына

2016 елның 28 октябре, җомга

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Хәтер көне уңаеннан, әлеге дәһшәтле елларның шаһиты булган кешеләргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән күчтәнәчләр таратылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аларның өйләрендә булып, хәл-әхвәлләрен белеште, үткән еллар хатирәләре белән уртаклашты. Морзалардан Бибиҗиһан әби Төхфәтуллина, Дәвештән Мәрьям әби Зәкиева күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International