Морзаларда укыту тәрбия эшләре буенча киңәшмә булды

2016 елның 28 октябре, җомга

26 нчы октябрь көнне Морзалар урта мәктәбендә укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының чираттагы киңәшмәсе үтте. Киңәшмә полилингваль укыту мәсьәләләренә багышланган иде. Укытучылар ачык дәресләр карадылар, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру белән таныштылар. Мәктәпнең китапханәсе, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Мәгариф бүлеге методистлары алда торган бурычларга тукталдылар, укыту- тәрбия эшчәнлеген камилләштерү буеча киңәшләрен бирделәр. Семинар бик эшлекле һәм файдалы үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International