“Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясе оешуның 15 еллыгы уңаеннан, Апас районында 21 ноябрьдән җәмәгать кабул итү бүлекләрендә халыкны кабул итүләр башланды. Кабул итүләр 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
21 ноябрьдә, 10-11 сәгатьләрдә кабул итүләрне Казан Федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов алып барды. Райондашлар уку-укыту мәсьәләләре буенча сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.