Сатмыш мәктәбендә очрашу булды

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Сатмыш мәктәбендә Михайлова Рания Ришатовна катнашында эчтәлекле очрашу булып узды.

Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел, һәм бу – тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, тәмәке төтененнән, аракыдан эзлиләр, ә бу исә төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, Сатмыш мәктәбендә хокук бозуларга карата төрле профилактик чаралар уздырыла.

Мәктәбебездә төрле темаларга: аракы эчү, наркомания, тәмәке тарту буенча материаллар туплап, рәсем, плакатлар ясау, инша язулар, әзер презентацияләр алып килү, төрле белгечләр белән очрашулар үткәрәләр. Бу алымнар исә укучыларның сәламәтлеген  ныгытырга булыша, кешелеклелек сыйфатларын арттыра, яшүсмерләргә кече яшьтән сәламәтлекне сакларга, ныгытырга булыша.

Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше, дип әйтү дөрес түгел. Чөнки бары тик  сау-сәламәт кеше генә җәмгыятькә файда китерә. Сәламәт яшәү рәвеше – физик халәт, иҗади активлык, әйләнә-тирәдәгеләргә  әхлаклы мөнәсәбәт – күп очракта безнең  үз-үзебезне дөрес тота белүебезгә бәйле. Мәктәбебездә кешегә физик, психик, рухи яктан тискәре йогынты ясый һәм җәмгыять үсешен тоткарлый торган яман гадәтләрдән – эчүчелек, наркомания, тәмәке тартудан ничек тыелырга; теләк-омтылышларыңа ничек хуҗа булырга өйрәтәләр. Мәктәбебездә хокук бозуларны кисәтү максатыннан «Бөркет» профилактик отряды эшләп килә. Уку елы башында план төзелә, һәр ай саен төрле профилактик чаралар үткәрелә, хокук бозуларны  кисәтү советы булдырылды. Еллык эш планыннан чыгып, «Законнарны беләсеңме?», «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән темаларга сыйныф сәгатьләре, начар гадәтләргә каршы «Тәмәке белән бергә тартучы да яна», «Тәмәкесез бер көн», «Наркотиклар – тормышны җимерүче», «Алкоголизм гомерне кыскарта», «Наркомания – кешелек дошманы», «Алкоголь һәм  аның зарары» дигән темаларга класстан тыш чаралар үтә. Бу чаралар, тәрбияви максатларга нигезләнеп, һәрдаим үтеп бара. Участок һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар  белән очрашулар оештырыла.

Мондый отрядлар оештыру һәм аларның эшчәнлеге укучыларда хокукый культура, милли үзаң, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе формалаштыруга булышлык итә. Бу – хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата яхшы мөнәсәбәт тудыра, чөнки эчке эшләр хезмәткәрләренең авыр һәм катлаулы эшенә күзаллау булдыра. Ахыр чиктә мондый чаралар укучыларның гражданлык, социаль активлыгын һәм физик әзерлек дәрәҗәләрен арттыра.

Сатмыш мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Салахов Камил Илшат улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International