Апаста мәгариф хезмәткәрләре киңәште

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы эш барышы турында киңәшмә узды. Коррупциягә каршы эшләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимеров, мәгариф бүлеге начальнигы Лилия Сәгъдиева, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиатдинова, “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Дания Шәмсетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре каршында чыгыш ясадылар. Көндәлек эштә кулланылучы алымнар, документлар тәртибе буенча сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International