“Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясе оешуның 15 еллыгы уңаеннан, районда кабул итүләр бара. 23 ноябрьдә, 10-11 сәгатьләрдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җәмәгать кабул итү бүлегендә халыкны кабул итте. Нигездә, дин, авылларны саклап калу, торак мәсьәләләре, бассейн төзү, су белән тәэмин итү буенча сораулар яңгырады.