Апаслылардан солдат егетләребезгә бүләк

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Көзге чакырылышта быел районнан 36 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларның шактые хезмәтен башлады да инде. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район администрациясе вәкиле Ленар Хантимеров җитәкчелегендә махсус делегация һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Резеда Мостафина, Альберт Сәләхетдинов, Гөлнара Галиәкбәрова, Регина Мөхетдинова, Айрат Айтуганов, Айрат Миңнегалиев Казан шәһәрендәге “Патриот“ җыелу пунктында булып кайттылар.

Залда утырган 500дән артык егет өчен җирле артистларыбыз үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Ленар Хантимеров изге теләкләрен юллап район башлыгының мөрәҗәгатен укыды, булачак солдатларга хәерле юл, исәнлек теләде. Соңыннан үзебезнең райондаш егетләр белән истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International